"ТАТАРЧА ХАТАСЫЗ" ФОТОМАРАФОНЫ

  • Подписчики: 123 подписчиков
  • ID: 88620397
Блокировка:
Нет ограничений
Верификация:
Сообщество не верифицировано администрацией ВКонтакте
Видимость
открытое
Популярность:
У сообщества нет огня Прометея
Домен:
xatasiz

Описание

Хата табасың – әле бүләк тә аласың Билгеле булганча, Татарстанда канун нигезендә ике дәүләт теле – татар һәм рус теле. Республикада барлык элмә такталары, урам исемнәре, юл күрсәткечләре, реклама белдерүләре һ.б. ике телдә язылырга тиеш. Әмма еш кына моның киресен күрәбез – республика шәһәрләрендә элмә такталары бер телдә генә башкарылган, яки хаталы язылган була. Хаталарның күбәюүе, вакыт-вакыт көлке дәрәҗәсендәге сүзтезмәләренең халык хозурына эленеп куелуы күңелне тырнап тора. Бу вазгыятьне төзәтер өчен татар яшьләренең актив өлеше әлеге фотомарафонны үткәрү инциативасы белән чыкты. Марафонның максаты – элмә такталар, билбордлар, баннерлар, реклама белдерүләре, мәгълүмат такталары, юл күрсәткечләре, җитештерүчеләрнең товар тышлыкларында татар телендәге грамматик, синтаксик һәм стилистик хаталарын табу, белдерүләрнең ике телдә башкарылганлыкларын күзәтү. Табылган барлык хаталар төзәтелер өчен “Халык контроле” (https://uslugi.tatar.ru/open-gov) порталына урнаштырыла. Фотомарафонның нигезе – татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтү; кешеләрдә гражданлык җаваплалык хисен формалаштыру, яшьләрнең интеллектуаль ялын оештыру, аларның иҗади сәләтләрен үстерү. Фотомарафон “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” буенча Татарстан Республикасында 2014-2020 елларда дәүләт программасына нигезләнеп үткәрелә.