Больше Елгинская сельская библиотека

  • Подписчики: 127 подписчиков
  • ID: 211521771
Блокировка:
Нет ограничений
Верификация:
Сообщество не верифицировано администрацией ВКонтакте
Видимость
открытое
Популярность:
У сообщества нет огня Прометея
Домен:
club211521771

Описание

Больше-Елгинская сельская библиотека Рыбно-Слободского района принимает участие в информационном проекте “Женские имена Республики Татарстан: история и современность". Балык Бистәсе районы Олы Елга авылы китапханәсе “Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман"мәгълүмати проектында катнаша. Хабибулла абыйларның көтеп алган беренче кызлары Садриева Миннебикә апа 1928 елның 11 декабрендә Олы Елга авылында дөньяга туа. Гаиләдә алар алты бала үсәләр. Миннебикә апа белән Баһаутдин абый 1947 елда тормыш коралар һәм тигезлектә 10 бала – 7 кыз, 3 малай тәрбияләп үстерәләр. Миннебикә апаны хөкүмәтебез “МАТЬ-ГЕРОИНЯ” (АНА ДАНЫ) ордены белән бүләкли. Сугыштан соң бик авыр еллар була. Балаларын кадерләп, ач-ялангач итми үстерәләр алар. Миннебикә апаның кулыннан килмәгән эше булмый, үзе тәмле ашлар пешерә, ипине дә үзе сала. Колхозга да ипи салып, эшчеләргә ашарга пешергән ул. Колзозда, яшелчә бакчасында әшләргә дә вакыт таба. Үзенең тегү машинасы була,кызларына, улларына киемнәрен тегеп кидерә. Миннебикә апаның тегү машинасы бүген дә саклана. Ә йорт хуҗасы Баһаутдин абый колхозда машинада алдыңгы шофер булып эшләгән. Балаларының аякларына үз куллары белән җылы итекләрен басып кигезгән. Алар шулай кулга-кул тотынып тырыш, матур гаилә булып 50 ел бергә гомер итәләр. Балалары да тырыш, хезмәт сөючән булып үсәләр. Миннебикә апа белән Баһаутдин абый уллары Давыт, киленнәре Рушания белән бер-берсен аңлап, дус-тату булып гомер кичерәләр. Шулай ук кызлары Фәридә дә гаиләсе белән туган авылында гомер итә. Бүгенгесе көндә Миннебикә апа белән Баһаутдин абый икесе дә вафат.